news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан Аббясов ислам дөньясында Россия вакциналарын танытырга ярдәм итәчәген әйтте

Безнең сертификация органнары төрле илләрдә аккредитация ала һәм бу җирле органнар тарафыннан ниндидер ышаныч турында сөйли, дип искәртте Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). РФ мөселманнары Диния нәзарәте коронавирус инфекциясенә каршы Россия вакциналарының чит ил мөселман дини оешмалары тарафыннан танылуы турында сөйләшүләр алып бара.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясовка сылтама белән хәбәр итә.

«Хәләл сертификатының булуы актив роль уйный һәм вакцинаны тану мәсьәләсенә килгәндә, бүген бездә хәләл продукция кысаларында шундый эш алып барыла. Безнең сертификация органнары төрле илләрдә аккредитация ала һәм бу җирле органнар тарафыннан ниндидер ышаныч турында сөйли», - диде Аббясов.

Аның фикеренчә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы Якын Көнчыгыштагы партнерлары белән яхшы элемтәләр булдырган һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайга салган инде. «Бүген күпләр, шул исәптән Индонезиядәге коллегаларыбыз да, әгәр вакцинаның хәләл-сертификаты бар икән, бу инде зур таяныч икәнлеген билгеләп үтә. Һәм аны үз илләрендә файдалану мөмкинлеген карый алачаклар», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100