news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл стандартлар линейкасы Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына расланырга мөмкин

Быел һәм киләсе елда хәләл өлкәсендә стандартларның тулы бер линейкасын эшләү күздә тотыла.

Хәләл стандартлар линейкасы Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына расланырга мөмкин
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ метрология һәм техник көйләнеш федераль агентлыгы җитәкчесе Антон Шалаев сүзләренчә, хәләл стандартларның илкүләм линейкасы Идел буе Болгарында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына расланырга мөмкин.

«Быел һәм киләсе елда хәләл өлкәсендә стандартларның тулы бер линейкасын эшләү күздә тотыла. Хәләл дарулар, хәләл икәнен билгеләү өчен анализ алу тәртибе һәм башкалар. Әгәр бу стандартларның төп линейкасы Росстандарт тарафыннан 2022 елда Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгында расланса, символик мәгънәгә ия булачак», — диде ул KazanSummit 2021 форумында хәләл стандартлар буенча сессиядә.

Шалаев әйтүенчә, бу эш техник комитет нәтиҗәлелегеннән тора. «Соңгы елларда безнең илдә хәләл өлкәсендә еллык әйләнеш 1 млрд сумнан артык. Хәләл продукциясен һәм хезмәтләрен куллану артуы якын арада шушы продукцияне җитештерү таләпләрен унификацияләүне, сертификцияләүне сорый.  Бу бердәм хәләл стандартлар булдыру заруриятен тудыра», — диде ул. 

Антон Шалаев продукция билгеләрен күрсәтүче мәгълүматның дәлилләре булырга тиешлеген әйтте. «Озак вакыт күп кенә Россия җитештерүчеләре, хәләл стандартларына туры килә дип, тамга суга, ә норматив база юк иде. Ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшерү мөмкин түгел иде диярлек. Бердәм стандартлар булмавы фальсификатка каршы көрәшне катлауландыра һәм кулланучы алдануына китерә иде», — диде.

Ул тискәре мисаллар Татарстанда да булганын искәртте. «Продукциягә ышанычны арттыру максатыннан, 2017 елда хәләл ризык һәм хезмәтләрнең стандартизациясе буенча илкүләм техник комитет булдыру турында карар кабул ителде. Техник комитет оешты, үзенә 40 лап оешманы керткән. Сертификация органнары, сәнәгать предприятиеләре, хәләл продукция җитештерүчеләр, фәнни оешмалар берләшүе нәтиҗәсендә, бердәм стандартлар буенча элемтә урнашты», — дип искәртте Шалаев. 

2019 елда беренче илкүләм стандарт расланды. «РФ — советлар союзы чорыннан соң хәләл өлкәсендә илкүләм стандарт беренчеләрдән булып барлыкка килгән дәүләтләрнең берсе булды», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100