«Хәләл» стандартизация үзәге җитәкчесе сертификация органнары артык күп булуын әйтте

"Кайберләренең намуссыз эшләве безнең җитештерүчеләрне „соры, кара“ зоналарга кертә. Хәләл продукция җитештерүдә контроль булмавы, продукциянең арзан булуы, аның челтәр кибетләрендә киң тәкъдим ителүе күзәтелә», — диде ул Kazan Summit 2021 форумы сессиясендә.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия мөфтиләр шурасы карамагындагы «Хәләл» халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов хәләл продукция, хезмәтләрне сертификацияләү органнары артык күп булуын әйтте.

«Сертификация органнары Росаккредитациядә теркәлергә тиеш. Бүген без сертификация органнары саны буенча шикле рекордта. Төрле кешеләр эшли. Кайберләренең намуссыз эшләве безнең җитештерүчеләрне „соры, кара“ зоналарга кертә. Хәләл продукция җитештерүдә контроль булмавы, продукциянең арзан булуы, аның челтәр кибетләрендә киң тәкъдим ителүе күзәтелә», — диде ул Kazan Summit 2021 форумы сессиясендә.

«Без стандартлар бозылуын да күрәбез, кайчак кысалардан да чыга. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз элемтәдә без. Куратор Сергей Левин миңа борчылып, «мин атеист булсам да аңлыйм, дуңгыз кергән продукциядә дә хәләл маркировка булырга мөмкин бит, ә без экспортка да чыгарабыз. Безнең продукциягә анализ ясалса, хокук бозу булса, илне автоматик рәвештә биш елга ябалар бит», — дип белдерде Айдар Газизов. 

Ул хәләл продукция әйләнеше дистәләгән миллион доллар булуын, экспортта хәләл продукция зур урын алып торганын искәртте. «Агросәнәгать продукциясе Фарсы култыгына, Кытайга, көньяк-көнчыгыш Азиягә бара», — диде.

Айдар Газизов әйтүенчә, соңгы елларда хәләл продукциянең яңа сатып алучысы пәйда булды. «Милли, дини билгесе буенча безгә карамаган, ләкин югары сыйфатлы продукт күргән кулланучылар өстәлде. Сертификация органнары моннан файдалана, аңлаешсыз эчтәлекле продукция барлыкка килә», — диде.