«Сөләйман» мәчетендәге лагерь тәмамлана: иң актив балага нетбук бүләк ителәчәк

Иртәгә - 30 июльдә Казанның «Сөләйман» мәчете карамагында эшләп килүче мөселман лагеренда ябылу тантанасы булачак

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Иртәгә - 30 июльдә Казанның «Сөләйман» мәчете карамагында эшләп килүче мөселман лагеренда ябылу тантанасы булачак. Лагерьда ял итүче балалар кунакларга үзләре әзерләгән программаны тәкъдим итәчәк, монда алган белемнәрен күрсәтәчәк.
Егерме көн дәвамында 60 малай лагерьда ислам нигезләрен өйрәнде, ял итте, яңа уку елына көч туплады. Сәламәт балалар белән бергә биредә күрмәүче балалар да шөгыльләнде. Үзен яхшы яктан гына күрсәткән малайларга кыйммәтле бүләкләр дә биреләчәк дип көтелә. I урынга лаек дип табылган малай - нетбук, II урын алганы - кесә телефоны, ә III урын алганы фотоаппарат белән бүләкләнәчәк. Шулай ук, үзләрен тәртипле тотканнары өчен, тагын ун балага мәктәп сумкасы, ә сукырларга ярдәм иткән 2 малайга кесә телефоны тапшырылачак.
Лагерьда ял иткән башка күрмәүче балалар да бүләксез калмаячак. Ислам динен үзләштерүдә зур тырышлык күрсәткән малайларга Коръәннең электрон версиясе бүләк ителәчәк. Күрмәүчеләр арасында иң актив бала исә фотоаппарат белән бүләкләнәчәк. Начар күрүче балаларны зур дисплейлы махсус кесә телефоннары, ә күрмәүче балаларны Брайль системасы буенча эшләүче махсус сәгатьләр бүләкләү күздә тотыла.
Моннан тыш, барлык балаларга та бүләккә китаплар биреләчәк. Бу комплектка 20 китап кертелгән. Алар арасында балалар өчен чыгарылганнарыннан алып, җитди дини басмаларга кадәр бар. Сүз уңаеннан, бүләккә китапларны «САД» нәшрият йорты бирде. «Сөләйман» мәчете аларга зур рәхмәт белдерә.
Смена дәвамында үзләрен яхшы яктан күрсәткән балаларның әти-әниләренә «Сөләйман» мәчете рәхмәт хатлары да әзерләгән, дип хәбәр итә Tatar-islam.ru.