Вәлиуллин һәм Сәмигуллин Петербургтагы татар дини китапларын өйрәнү хакында сөйләште

Татарстан мөфтие һәм Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тәкъдим итү чарасын үткәрү мөмкинлеге турында фикер алышты.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән Россиянең төньяк башкаласында милләттәшләргә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тәкъдим итү чарасын үткәрү мөмкинлеге, Санкт-Петербург шәһәре китапханәләрендә, мирасханәләрдә сакланучы татар дини китапларын өйрәнү, аларны тәрҗемә итү хакында сөйләште. Бу турыда Татарстан Диния нәзәрәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны сәламләп, татар телендә нәзарәт әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2019-2020 елгы Рамазан айлары арасындагы эшчәнлегенә хисабын тапшырды.

Алар Россиянең төньяк башкаласында милләттәшләргә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тәкъдим итү чарасын үткәрү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр. Билгеле, аны оештыру Санкт-Петербург шәһәрендәге санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле. Алга таба кунак мөфтине вәкиллекнең эшчәнлеге белән таныштырды, Петербург шәһәрендә Ислам музеен төзү планнары белән уртаклашты.

Очрашуда Санкт-Петербург шәһәре китапханәләрендә, мирасханәләрдә сакланучы татар дини китапларын өйрәнү, аларны өйрәнү, тәрҗемә итү хакында да сөйләштеләр. Ренат Вәлиуллин Татарстан мөфтиен Санкт-Петербург мирасханәсендә сакланучы татар дини китаплары исемлеге белән таныштырды һәм киләчәктә әлеге хезмәтләрне нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йортында нәшер итү, «Даруль-кутуб» электрон китапханәсенә урнаштыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин зур дикъкать белән китаплар исемлеге белән танышты, аны аеруча Ш. Мәрҗани, М.Рәмзи, З.Рәсүлев китаплары кызыксындыруы хакында әйтте. Тәкъдим ителгән исемлектә «Фәваид» китабының икенче томы күзгә чалынды, ул моңа кадәр Казанда табылмаган иде. Камил хәзрәт аны сканер аша уздырып «Даруль-кутуб» электрон китапханәсенә кую буенча тәкъдимен җиткерде, диелә бу хәбәрдә.

«Татар китапларын дөньяга күрсәтергә кирәк. Петербургта көнчыгыш телләре һәм гарәп теле белгечләре күп. Ләкин татар телен камил белүчеләр җитми. Хәзерге вакытта 1110 дәреслек һәм 1242 татар китабы таптым, алар 1871-1911 елларда басылганнар һәм бер экземплярда мәҗбүри рәвештә Петербургка җибәрелгәннәр. Якын киләчәктә татар дини китаплары библиографиясен төзү эшен дәвам итәргә ниятлим», — ди Ренат Вәлиуллин..