Рамазан турында «Хозур ТВ»да, «Азан» радиосында һәм Islam-Today сайтында белешеп була

«Азан» радиосында «Кәлам Шәриф — Мәгънәви тәрҗемә» дип аталган Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсенең татар телендә аудиоверсиясен трансляцияләү башланып китте.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае дәвамында Нәзарәтнең «Хозур» телеканалы, «Азан» радиосы һәм Islam-Today порталы мөһим һәм кызыклы тематик мәгълүматлар белән таныштырып барачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче мөселман телевидениесе «Хозур ТВ»да «Рамазан турында актуаль сораулар», «Продуктивный Рамадан» «Шифалы Рамазан», «Мәслихәт», «Разговоры о важном», «Halal LifeStyle», «Сүз эчендә хикмәт бар», «Ученые ислама» тапшырулары бара. Рамазан ае турындагы истәлекләре һәм ураза тоту тәҗрибәсе белән уртаклашучы танылган медиашәхесләр катнашында «Минем Рамазан» видеороликлары циклын күрсәтү дәвам итә.

«Азан» радиосында «Кәлам Шәриф — Мәгънәви тәрҗемә» дип аталган Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсенең татар телендә аудиоверсиясен трансляцияләү башланып китте. Сез аны көн саен 17:30–19:00 сәгатьтә тыңлый аласыз. Рамазанга багышланган «Җиһанда Рамазан ае» тапшыруларының махсус циклы эфирда көн саен 7:50, 12:10 һәм 16:50 сәгатьләрдә яңгырый.

Уразаның беренче көненнән соңгы көненә кадәр тиешле вакытта (Казан өчен) кичке намазга азан әйтелә һәм ифтар кылу догасы укыла. Эфирда шулай ук тапшыруларның тематик чыгарылышлары: «101 вәгазь», «Күңелдән күңелгә», «Иман тәме», «Көндәлек догалар», «Җомга тәбриге», «Бәхет тулы йорт», «Сөннәт юлы», «Хәзрәткә сорау».

Рамазан темасына мәкаләләр һәм яңалыкларны Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталында махсус рубрикада укыгыз.

Шулай ук сайтта: «Көн саен укыла торган догалар» атналык циклы басыла, «Сорау-җавап» рубрикасы яңартыла — биредә гыйбадәт кылу һәм ураза тоту белән бәйле актуаль мәсьәләләр тикшерелә. Рамазан ае дәвамында «Гакыйдә» бүлегендә, ятлау өчен, Коръәннән кыска сүрәләр, «Һәр көнгә сөннәт гамәлләр» циклыннан материаллар дөнья күрә.