“Мөхәммәдия” шәкерте — “Сөләйман” мәчетенең икенче имамы

Яшь булуына да карамастан, Раил Әхмәтов укыту юнәлешендә дә, оештыру эшләрендә дә тәҗрибәгә ия
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Башкаланың “Сөләйман” мәчете яңа хезмәткәрләр белән тулыланды. Иман йортының икенче имамы итеп, “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсенең 3 курс шәкерте Раил Әхмәтов билгеләнде, дип белдерә Сөләйман.ру сайты.
Р.Әхмәтов биредәге начар күрүче һәм күрүдән бөтенләй мәхрүм калганнарның укыту-тернәкләндерү үзәгендә дә укыта. Шул ук вакытта аның якшәмбе курсларында укыту тәҗрибәсе булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул Казанның “Мәдинә” мәчетендә укулар алып барды, Мари Иленең Волжски шәһәре мәчете каршында балалар өчен оештырылган җәйге лагерьны оештыруда да катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Раил кече яшьтән үк дини тәрбия алган. Моңа аның бабасы — Оренбург өлкәсенең Орски шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсим хәзрәт Әхмәтовның да өлеше керми калмагандыр, диелә хәбәрдә.