Бүген Казанда шәһәр мәчетләрендә эшләүче якшәмбе мәктәпләре укытучылары фикерләште

Мәрҗани мәчетендә узган “түгәрәк өстәл”дә белем бирү сыйфаты, бердәм программалар куллану һәм традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау мәсьәләләре күтәрелгән
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казанда Мәрҗани мәчетендә, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре буенча идарә белән берлектә, Казан шәһәре мәчетләрендә эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре укытучылары катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. Әлеге чарада кырыктан артык укытучы катнашкан.

Утырышта Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре буенча идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин, ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәизов, нәзарәтнең белем бирү бүлеге башлыгы Габдрәшит хәзрәт Закиров чыгыш ясаган.

ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре буенча идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, “түгәрәк өстәл”дә белем бирү сыйфаты, бердәм программалар куллану һәм традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау мәсьәләләре күтәрелгән. Шулай ук уку процессын алып бару өчен кирәк булган төп чыганаклар тәкъдим ителгән, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, якшәмбе мәктәпләре укытучыларыннан торган махсус комиссия оештыру зарурлыгы күтәрелгән. Алга таба мондый чараларны даими рәвештә уздырырга дигән карарга киленгән.