news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан Аббясов Болгарда җомга вәгазендә: Үз-үзеңне камилләштерергә кирәк

Рушан хәзрәт адемия мәхәлләсенә, студентларга һәм укытучыларга үзеңне аямыйча эшләү кирәк дигән фикерен әйтте.

Рушан Аббясов Болгарда җомга вәгазендә: Үз-үзеңне камилләштерергә кирәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 февраль , «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов Татарстанда Болгарда урнашкан Ак мәчеттә булды. Ул Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов үтенече буенча җомга намазы укыды һәм академия мәхәлләсенә, студентларга һәм укытучыларына вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Вәгазь башланыр алдыннан Рушан Аббясов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.

Рушан хәзрәт вәгазьдә үз-үзеңне камилләштерүгә һәм эшләрдә үз-үзеңне аямыйча эшләүгә басым ясады. Нинди генә эшкә алынсак та, аны сыйфатлы итеп һәм ахырына кадәр башкарырга кирәк. Аллаһ эш яхшы итеп башкарылганны ярата, диде. Әлбәттә, эшләрне яхшы итеп башкару өчен без тиешле күнекмәләргә һәм осталыкка ия булырга, аларны өзлексез камилләштерергә тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100