news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Киров һәм Мәскәү районы имамнары белән очрашты

Чара 2019 ел нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга эш планнарын билгеләүгә багышланды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Киров һәм Мәскәү районы имамнары белән очрашты
dumrt.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ») 29 гыйнварда Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең имамнар җыелышы узды. «Ярдәм» мәчетендә үткән чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, мөхтәсибәткә караган 13 мәчеттән имамнар катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итә.

Утырышны Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов алып барды.

2019 ел нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга эш планнарын билгеләү чарасы мөфти хәзрәтнең дога кылуы белән башланып китте. Хәзрәтләрне шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров та сәламләде. Ул 2020 елны Туган тел елы дип игълан иткәне өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында соңгы елларда илдә һәм республикада Ислам үсешенең нигезен тәшкил иткән күп кенә фундаменталь проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның фикеренче иң зур казанышланың берсе — Коръәнне бастыруның татарча традицияләрен торгызу.

«Хәзерге Татарстан өммәте системасының яшәү принципларына нигез салдык дип әйтсәк тә арттыру булмас. Ягъни бүген республикада ислам мәгарифе һәм дәгъват, Коръәнне өйрәнү, мөселман нәшрияты, хәйриячелек һәм медиа, хаҗ кылу, яшьләр һәм конфессияара сәясәт, халыкара элемтәләр кебек өлкәләр җайга салынган икән — бу безнең соңгы җиде елда башкарылган уртак эшебезнең нәтиҗәсе», — диде ул.

Мөфти белдергәнчә, узган елны дөнья күргән ике телдәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары Татарстан Президенты, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булган. Әлеге басмалар Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында «Хозур» нәшриятында бастырылган. Нәтиҗәдә, Татарстан Диния нәзарәте Коръәнне бастыру буенча илебездә эксперт булып танылган.

Утырыш ахырында имамнарга Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтенең 2020 елда узачак чаралар планы таратылды. Ел дәвамында мәчетләр арасында кышкы спартакиада, балалар арасында «Минем шәҗәрә» конкурсы, Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан чаралар, балалар арасында Коръән бәйгесе, «Экстремизмга — юк!» айлыгы кысаларында Казан шәһәре мөхтәсибәтләре арасында мини-футбол ярышлары үткәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100