Кырымның «Идел» татар ассоциациясе мөселманнарның таләпләрен яклап чыкты

Ассоциация Кырым мөселманнарының таләпләренә теләктәшлек белдереп, Симферополь шәһәре мэрына мөрәҗәгать юллады
(Симферополь, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). «Без Сездән Симферопольдә төзеләчәк мәчет өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итүне үтенәбез. Симферополь шәһәр советы депутатларының моңа каршы килүе, халыкны массакүләм каршылык акцияләренә һәм шәһәр хакимиятенә ышанмаучылыкка этәрде», - диелә Кырымдагы Идел буе татарлары «Идел» ассоциациясенең Симферополь шәһәре хөкүмәтләренә мәчет төзү өчен урын бүлеп бирүне сорагап язган мөрәҗәгатендә.
Мөрәҗәгать авторлары Үзәк мәчетнең дин бәйрәмнәр вакытында бик күп дин тотучы мөселманнарны сыйдырырга тиешлеге турында язган. Ә бүгенге көндә Кырымда андый мәчет юк һәм дин тотучылар җомга һәм бәйрәм намазларын бергәләп укый алмыйлар.
«Соңгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Кырымда Идел буе татарларыннан булган 11 мең мөселман яши. Безнең ассоциация шушы Идел буе татарлары исеменнән эш итә һәм Сезне килеп туган бу мәсьәләне тиз арада чишүгә чакыра. Сезнең әлеге конфликтны чишүдә күрсәткән ярдәмегез, Сезнең шәһәр башлыгы буларак, башка диннән булуыгызга карамастан, шунда яшәгән халыкның, бу очракта шәһәр мөселманнарының, мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә юнәлтелгән гамәл дип исәпләнер иде», - диелә Симферополь мэры адресына «Идел» ассоциациясе рәисе Илмир Тимергалиев имзалап җибәргән мөрәҗәгатьтә.