«Ислам, низаглар, тынычлык урнаштыру»

Казанда шул темага үткәрелә торган халыкара конференциядә төбәкара низаглар килеп чыгуда ислам факторы, дин һәм дәүләт мәсьәләләре каралды
(29 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова) Кичә башкалабыз Казанда Мәскәүдән, ерак һәм якын чит илләрдән килгән галимнәр, дәүләт эшлеклеләрен халыкара фәнни конференция «түгәрәк өстәл»гә җыйды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә уздырыла торган форумның гомуми темасы - «Ислам, низаглар, тынычлык урнаштыру». Ул дүрт утырыштан гыйбарәт булып, алдагылары «Төбәкара низаглар килеп чыгуда һәм аларны җайга салуда ислам факторы»н, «Ислам, дәүләт һәм Россия Федерациясендә куркынычсызлык мәсьәләләре»н ачыклауга корылган иде.
«Кешелеккә атом-төш коралы янау куркынычы бетмәгән килеш, хәзер менә төрле мәдәниятләр һәм диннәр арасында әледән-әле килеп чыккан низаглар проблемасы килеп басты», - дип искәртә Халыкара тынычлык һәм бердәмлек федерациясе Президенты Виктор Камышанов. Бу низагларның кораллы бәрелешләргә караганда да куркынычрак, дәвамлырак, җимергечрәк булу мөмкинлеген онытмаска һәм төрле структуралар җавап эзләү белән мәшгуль булган киң мәгънәдә мәдәни диалоглар, конфессияара багланышлар системасы нидән гыйбарәт булуы хакында сөйләшүгә чакырды. Ул шулай ук төрле милләт вәкилләре, төрле дин тарафдарларының уртак йорты саналган һәм географик яктан киң мәйдан биләгән Россия өчен әлеге мәсьәләнең үтә дә четерекле булуын Европа берлегенә кергән Гареб илләре вәкилләренең тулысынча аңлап җиткермәүләрен белдерде.
Милли-азатлык хәрәкәтенең дини элементлы низагка әверелүе турында Пакстаннан тышкы элемтәләр Советы беренче вице-президенты Нәҗмеддин Шәйх сүз алды. Элек Пакстан тышкы эшләр министры һәм Иран, АКШ, ГФР, Канадада илче булып хезмәт иткән әлеге дәүләт эшлеклесе халыкара мәсьәләләргә тукталып, ул Кытайның сәяси көче зур, цивилизацияләргә тәэсире көчле булганлыгын искә алды. «Без төрле милли хәрәкәтләрнең үзгәрешләрен күзәтәбез, күбрәк киләчәкне күздә тотып фикер йөртәбез, - диде ул һәм Израиль-Палестина мөнәсәбәтләренә тукталды. - Әлеге һәр ике ил халкының күпчелеге ике аерым дәүләт буларак яшәвен хуп күрә, җәмәгатьчелек фикере дә шуны раслый. Ләкин икътисади яктан аларның хәле ничегрәк булыр, алдагы көндә низагларны булдырмый калырга, үзара каршылыкка китергән нәрсәләрне ничек итеп читләтеп үтәргә? Милли көрәшнең дини көрәш яссылыгына күчү рәвешен без, ниһаять, төшенергә тиешбез. Әйтик, элек чит илләр тыкшынуы сәбәпле, Әфганстанда таралып яшәгән этник төркемнәр берләшергә мәҗбүр булган. Советлар Союзына каршы булган Техас (АКШ), Согуд Гарәбстаны, Пакстан – шушылар илдә өстенлек итү мәсьәләсендә бәхәсләшә башлагач, бу көрәш исламны яклауга кайтып калды. Шул сәбәпле мөселманнар бик күп илләрдән Әфганстанга китеп, хәзер дә Пакстанда кала бирәләр», - диде Нәҗмеддин Шәйх һәм мәсьәләнең һаман ачык калуын искәртте.
Әлеге чыгыш конференциядә катнашучыларны үзара сөйләшүгә, фикер алышуга этәрде.