Миңнеханов Балык Бистәсе районында яңадан торгызылган Җәмигъ мәчетен ачуда катнашачак

1993 елда мәчеткә мәдәни мирас объекты статусы бирелгән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Җомга көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яңадан торгызылган Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнашачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Объект бик кызыклы, мәчет 1908 елда төзелгән. 1993 елда аңа мәдәни мирас объекты статусы бирелгән. Бу — мәйданы 337 квадрат метр тәшкил иткән бер катлы агач бина. Мәчет саклана торган агач төзелеш сәнгате объектлары реестрына керә», — диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, объектта реставрация эшләре 2019 елның кышында башланган. Реставрация барышында мәчетнең бурасы 70 процентка сакланган, чарлак түшәмәләре һәм башка элементлар яңадан торгызылган. Моннан тыш, мәчетнең әйләнә-тирәсендәге территория тәртипкә китерелгән.

«Шулай ук бинаны җылыту мәсьәләсе дә хәл ителде, реставрациядән соң мәчет дин тотучыларны кабул итә башлаячак», — дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.