Төбәкара “Идел хаҗ” үзәгеннән җибәрелгән 5 табиб Согуд Гарәбстаны корольлегенә барып җитте

Хәзерге вакытта Мәккәнең Риг Захир районында 600 ләп хаҗи яшисе урында медпункт корыла

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Төбәкара “Идел хаҗ” үзәгеннән җибәрелгән 5 табиб Согуд Гарәбстаны корольлегенә барып җитте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән 7 табибның калган икесе - әлегә юлда. Медицина бүлеге җитәкчесе Шамил Галиев хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Мәккәнең Риг Захир районында 600 ләп хаҗи яшисе урында медпункт корыла.


27 нче октябрьдә “Казан” халыкара аэропортыннан киткән хаҗилар төркеме Мәдинәгә барып җитте . Анда алар 3 көн уздырачак.
Бүген иртән Казаннан катнаш программа белән юлга кузгалган 88 хаҗи Истанбул шәһәренә барып җитеп, уңайлы автобусларда Сүриягә юл тотты. Димәшк шәһәрендә кунакханәдә ял иткәч, экскурсияләрдән соң алар Иордания аша Мәккәгә юл алачак.


Шулай ук Уфадан Әдис хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә Изге җирләргә юл алган хаҗилар төркеме дә бүген Истанбулдан Мәдинәгә китте. Әлеге төркем Мәдинә шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәр мәчетеннән 30 метр ераклыктагы биш йолдызлы кунакханәдә 5 көн торачак, дип хәбәр итә Төбәкара “Идел хаҗ” үзәге матбугат хезмәте.