Чаллыда мәдрәсә төзи башладылар

Чаллы мөхтәсибәте Татарстанда иң зур мөхтәсибәтләрдән санала.
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчете каршында курслар оештырып, ислам дине нигезләре, гарәп каллиграфиясе һәм Коръәнгә өйрәтү ниятеннән уку корпусы төзелешенә керештеләр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.Ике катлы мәдрәсә бинасы проектын узган елны ук әзерләгәннәр. Быел сентябрьдә төзелеш эшләренә керешкәннәр.Хәзерге вакытта казу эшләре башкарылды һәм нигезнең бер өлеше салынган. Быел нуленче кат төзелешен башкару көтелә. Барлык төзелеш эшләре иганәчеләр хисабына алып барыла. Мәдрәсә проекты 10-15 кешелек 8 бүлмәгә исәпләнгән. Чаллы мөхтәсибәте Татарстанда иң зур мөхтәсибәтләрдән санала. Хәзерге вакытта биредә 14 мәчет, 1 мәдрәсә һәм “Хәзинә” балалар клубы эшли.Моннан тыш, мөселманнар өчен “Мәрхәмәтле ярдәм” таныштыру үзәге һәм “Ихсан” хәйрия фонды бар, алар ятимнәр, күп балалы һәм аз керемле кешеләргә актив социаль ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук “Хәләл үзәк” сәүдә-күргәзмә комплексы эшли һәм корбан чалу өчен махсус урын бар. Мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен татар милли көрәше буенча мөселман яшьләре арасында Берләштерелгән республикакүләм ачык турниры һәм кул көрәше уза.Теләгән кешеләр “Нур-Ихлас” мәчете мәдрәсәсе төзелешенә счет аша яки мәчеткә килеп акчалата булыша алалар. Шулай ук башка төрле ярдәм дә (төзелеш эшендә булышу) кабул ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.