Р.Мөхәммәтшин: “Мөселман зыялылары бар өлкәдә дә булырга тиеш”

Шул очракта мөселман зыялыларына җәмгыятьтә үзләрен табу ансатрак булачак, дип саный Россия ислам университеты ректоры
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 1990 нчы еллар ахырында Россиядә ислам университетлары ачылу илдә мөселман мәгарифе яңарышының яңа этабы булды. “Россиядәге әлеге югары мөселман уку йортларының бурычы дин белгечләрен әзерләү белән генә чикләнмичә, мөселман зыялыларының яңа буынын әзерләп чыгарудан да гыйбарәт”. Казандагы Россия ислам университеты һәм РФ Мөселман вузлары советы ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бу фикерен бүген “Россиядә һәм чит илләрдә мөселман мәгарифе” халыкара конференциясендә катнашучыларга тагын бер кат ассызыклады.

Бүген югары мөселман уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт үрнәгендәге дипломнар алып чыга. Тик әлеге документка ия булу, аларның җәмгыятьтә үз гыйлемнәренә кулланыш табына тулы гарантия була алмый шул әле. Рәфыйк Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда билгеләп узуынча, бүген Россия ислам университетында студентлар көндезге бүлектә, нигездә, теология белгечлеге буенча әзерләнә. Хәзергә 3 дистәгә якын шунды кадр әзерләнгән. Аларның кайберләре бүген Төркиядә магистратурада белем эсти, кайберләре Ислам университетында укыта. “Әлбәттә көндезге бүлектә укыган бу дин белгечләренең дәүләт структураларында эшләү мөмкинлеге дә бар. Мәктәпләрдә дин дәресләре укытыла башласа, алар анда да эшли ала. Шулай да бүген әле безнең белгечләрне бөтен җирдә дә көтеп торалар дип әйтү дөрес булмас иде. Аларның җәмгыятьтә үзләрен табу проблемасы бар. Ә теология белгечлегенә читтән торып әзерләүгә күчү отышлырак булыр иде”, -дип белдерде ректор. Аның сүзләренчә, бүген мәчет имамнарының дини белемнәре бар, ә дәүләт дипломнары юк. Шул яктан караганда аларда читтән торып илаһият гыйлеме буенча ислам университетында югары белем алуга кызыксыну зур. Шуңа да теология читтән торып уку өчен бик уңайлы форма санала.

“Ул акрынлап читтән торып уку формасына әйләнсә, аның урынына икътисадчы, хокук кебек җәмгыятьтә күбрәк урынын таба торган белгечлекләр ачарга уйлыйбыз. Шул очракта мөселман зыялыларына җәмгыятьтә үзләрен табу ансатрак булачак. Шул ук дөнья икътисады белгечлеген алучылар, мәсәлән, ислам икътисадын тирәнтен белгән кадрлар булачак. Лингвистика буенча да кадрлар әзерләү уе бар. Тәрҗемәче белгечләргә хезмәт урынын табарга җиңелрәк булачак. Киләсе елга журналистика, иҗтимагый элемтәләр яки яшьләр белән эшләү белгечлекләре буенча белем бирү планы да бар”, -дип уртаклашты Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, мөселман зыялылары бөтен җирдә – мәктәптә дә, икътисад системасында да, хокук өлкәсендә дә булырга тиеш. Бу дәүләт өчен дә бик кирәк. “Укымышлы булу җәмгыятьтә булган проблемаларның төп юлын табу дигән сүз. Укымышлы мөселман толерантлык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга үз өлешен кертә ала”, -дип белдерде ул.