news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөселманнар өчен «Сабил» цифрлы сервисын тәкъдим итәләр

Мөселманнар мобиль элемтә һәм смартфоннардагы «Сабил» кушымтасыннан көндәлек тормыш өчен онлайн-сервислардан файдалана алачак.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Казанда 28-29 июль көннәрендә «Russia Halal Expo 2021» күргәзмәсендә мөселманнар өчен цифрлы мобиль сервис концепциясен беренче тапкыр тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Сабил»ны (Sabeel) Мәскәү татарлары автономиясе тәкъдим итәчәк. Мобиль элемтә һәм смартфоннардагы «Сабил» кушымтасы мөселманнарның көндәлек тормышы өчен онлайн-сервислар ача, ди оештыручылар.

Россия һәм якын чит илдә яшәүче кулланучылар төрле контент һәм сервисларга — намаз вакытларын карауга, бөтен гаилә өчен белем бирү онлайн-программаларына һәм финанс инструментларына керә ала.

«Сабил» цифрлы мобиль сервис функционалында оператив рәвештә онлайн-форматта имам яки эксперт белән киңәшү мөмкинлеге каралган.

Традицион вакыйгалар афишасы һәм яңалыклар, намаз уку урыннары буенча уңайлы навигация, хәләл кафе һәм кибетләрне эзләү — төп сервисларга өстәмә булачак.

Проект кеременең бер өлеше хәйриячелеккә җибәрелә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100