news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе – «Russia Halal Expo» узачак

«Russia Halal Expo» халыкара күргәзмәсе Россия Федерациясендә хәләл индустрия өлкәсендә иң зур күргәзмәләрнең берсе булып тора.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). 28-29 июль көннәрендә Казанда ел саен узучы Халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе — «RUSSIA HALAL EXPO» үтәчәк. Үткәрелү урыны — «Казан экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге.

Быел күргәзмәнең мәйданы 5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. «Russia Halal Expo» күргәзмәсенә төрле өлкәләр буенча үз продукциясен 60 экспонент тәкъдим итәчәк: азык-төлек һәм туклану, медицина һәм фармацевтика, косметика һәм химия сәнәгате, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланылыштагы товарлар.

Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр өчен мастер-класслар үткәрү урыны әзерләнгән: биредә татар ашларын әзерләү серләренә, яулык бәйләргә, полимер кызыл балчыктан бизәнү әйберләре ясарга һ.б. өйрәтәчәкләр. Интерактив зонада «Бай» уены үткәреләчәк — ул ислам карашы буенча төзелгән һәм күпләргә билгеле «Монополия» уены аналогы булып тора. Шулай ук теләге булган һәр кеше конференц-залдагы сессияне карый ала.

Күргәзмәгә барлык теләүчеләр чакырыла. Аны барып күрү өчен Казаннан «Камал театры — Җиңү проспекты — ЭКСПО үзәге» һәм «Экспо үзәге — Җиңү проспекты — Камал театры» машрутлары буенча махсус шаттллар йөриячәк. Аларның расписаниеләре белән kazansummit.ru сайтында танышырга мөмкин. 

«Russia Halal Expo» халыкара күргәзмәсе Россия Федерациясендә хәләл индустрия өлкәсендә иң зур күргәзмәләрнең берсе булып тора һәм Россия төбәкләренең ислам дөньясы илләре белән сәүдә, икътисади, социомәдәни элемтәләрен үстерү, икътисадның «хәләл» сегменты потенциалын тәкъдим итү, Россия һәм чит ил хәләл хезмәт күрсәтүләргә бәя бирү максатыннан уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100