“Идел Хаҗ” төбәкара үзәге хаҗ йолалары буенча беренче дәресләр үткәрде

Билгеле булганча, хаҗ йолаларына өйрәтү дәресләре һәр атнаның чәршәмбесендә “Идел Хаҗ” төбәкара үзәгенең төп офисында уза

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). “Идел Хаҗ” төбәкара үзәгенең төп офисында бу сезонда беренче тапкыр хаҗ йолалары буенча дәресләр үткәрелде. Бу дәресләргә кешеләр бөтен Татарстаннан җыелды. Алар алдында “Идел Хаҗ” төбәкара үзәгенең тәҗрибәле белгечләре чыгыш ясады.

Бу чараның үзенчәлеге шунда: дәресләр “Идел Хаҗ” төбәкара үзәгенең www.idelhajj.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайты аша онлайн режимында турыдан-туры трансляцияләнде.

Билгеле булганча, хаҗ йолаларына өйрәтү дәресләре һәр атнаның чәршәмбесендә “Идел Хаҗ” төбәкара үзәгенең төп офисында уза.