Казанда II Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе узачак

Күргәзмә-ярминкәдә Россиянең зур мөселман нәшриятлары катнаша
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Алия Сабирова). 9–14 июньдә Казанның Мәрҗани мәчетендә II Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе узачак.
Аны үткәрү инициативасы белән ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Казан мөхтәсибәте чыкты.
Күргәзмә-ярминкәдә «Иман», «Сад», «Дилә», «Китап» һәм Россиянең башка шундый зур мөселман нәшриятлары катнаша. Күргәзмәгә керү ирекле, китаплар җитештерүче бәясеннән сатылачак.