Чүпрәледә имам-мөхтәсиб сайланды

Җыелышта Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан мөфтиенең районда мөхтәсиб булып эшләгән Рөстәм хәзрәт Рәкыйповны тәкъдим итүен белдерде.

(Чүпрәле, 28 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Татарстанда яңа мөфти вазифасына керешкәч, төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Әлеге уңайдан "Җәмигъ" мәчетендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә төбәк казые казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район башлыгы Александр Шадриков та катнашты, дип яза район газетасы.

Җыелыш "Җәмигъ" мәчетенең имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйповның Коръән аятен уку белән башланды.

Җыелышта Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан мөфтиенең сәламнәрен һәм моңарчы да районда мөхтәсиб булып эшләгән Рөстәм хәзрәт Рәкыйповны тәкъдим иткән хатын җиткерде. Имамнар да әлеге кандидатурага каршы килмәделәр, бертавыштан сайладылар.

Александр Шадриков Рөстәм хәзрәткә моңарчы да фикерләшеп, киңәшләшеп бер максатта – районның дини вазгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәтләрен әйтте һәм киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләүдә уңышлар теләде.