Россия абыйстайлары Кемерево фаҗигасендә һәлак булганнар рухына дога кылды

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә республикакүләм хатын-кызлар конференциясе уза.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Диния нәзарәтендә уза торган Республикакүләм мөселман хатын-кызлар конференциясе Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнар рухына дога кылудан башланып китте.

Татарстан Диния нәзарәтендә “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” хатын-кызлар конференциясе эшли башлады.

Конференция кунакларын Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сәламләде. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның конференция эшчәнлегенә биргән фатихасын җиткерде һәм Кемерево фаҗигасендә якыннарын югалтканнарга сабырлыклар теләде.

Галиев мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев конференция эше башланыр алдыннан Россиядә матәм көне уңаеннан Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнар рухына дога кылды. Коръәннән аятьләр укыды. Хәзрәт Диния нәзарәте залына җыелган абыстайларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Авыр хәсрәттә калган гаиләләргә сабыр, чыдам булырга кирәклеген искә төшерде.