Буа мәдрәсәсендә пәйгамбәргә багышланган шигырьләр конкурсы узды

Проект җитәкчесе Ринат Аляутдинов җиңүчегә сертификат белән Коръән, кесә телефонын тапшырды, үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”).  25 март Буа мәдрәсәсендә пәйгамбәргә багышланган шигырьләр конкурсы узды. Бу хакта Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Ел башында имам-хатыйб Ринат хәзрәт Аляутдинов “МАШАЛЛАХ” дигән яңа проект башлап, Пәйгамбәргә багышланган шигырьләр конкурсы уздырды. Буа мәдрәсәсе шәкерте Кәримова Адилә әлеге конкурста беренче урынга лаек булды. Тавыш бирү YouTube сайтында ай дәвамында барды. 

Шәкертләр Коръән укыдылар, шигырьләр сөйләп салаватлар әйттеләр. Проект җитәкчесе Ринат Аляутдинов Адиләгә сертификат белән Коръән, кесә телефонын тапшырды, үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Ринат хәзрәт яңа проектлары белән таныштырып, Буа мәдрәсәсе, мөхтәсибәте белән тыгыз элемтәдә эшләрбез дигән сүзләрен ирештерде. Мөслим хәзрәт конкурсны оештыручыларга, кунакларга рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Чара дога кылып тәмамланды.