news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында Явлаштау мәчетенең 95 еллыгын билгеләп үттеләр

Ул манарасы киселми калган бердәнбер иман йорты, республиканың «Мәдәни мираслар» исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә.

Саба районында Явлаштау мәчетенең 95 еллыгын билгеләп үттеләр
Илмира Галимуллина

(Саба, 28 февраль, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Саба районының борынгы мәчетәренең берсе — Явлаштау мәчетенә 95 ел тулды. Ул манарасы киселми калган бердәнбер иман йорты, республиканың «Мәдәни мираслар» исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә. Мәчет юбилеен авыл халкы Явлаштау мәдәният йортында зурлап билгеләп үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм чарасына зур кунаклар — ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов, район җитәкчеләре, дин әһелләре килде.

Махсус сценарий нигезендә алып барылган кичәдә авылның дини тарихы барланды, дин әһелләре искә алынды, мәчет турында истәлекләр яңартылды.

Биредә 30нчы елларга кадәр азан тавышы өзелми. Колхозлашу чоры башлангач, дин бетерелә, авыл мулласы Габделбәр хәзрәтне дә гаиләсе белән Себергә сөргенгә озаталар. Мәчет манарасын кисәргә дип килүчеләрнең бер өлешен халык үзенчә «кунак» итә. Төнге «сыйлану»дан соң манараны кисә алмыйлар, «ярар, кистек дип әйтербез» дип китеп баралар. Әмма манарага һөҗүм итүләр моның белән генә тәмамланмый әле.

Бу чорда колхоз рәисе булып һади исемле кеше эшли. Көннәрдән бер көнне әтисенә «Мин мәчет манарасын кистерәм», дип кайтып әйтә. «Син мәчет манарасын кистерсәң, мин чыгып асылынам» ди әтисе. Шул сүзләрдән соң рәис бу яман уеннан кире кайта. Әлеге вакыйганы кичә барышында авыл үзешчәннәре сәхнәдә сурәтләп тә күрсәттеләр. Бу күренештән тәэсирләнгән тамашачыларның күбесе күз яшьләрен яшерә алмады бу мизгелләрдә.

Шул вакыйгалардан соң мәчетне 4 еллык мәктәп итәләр. Дин тыелган заманнарда да авылда иман бетми, авыл халкы качып-посып булса да дини йолаларны башкара.

Мәчеткә 16 ел имамлык иткән Даут хәзрәт Мәрданов турында язылган иншалар конкурсы җиңүчеләре дә кызы Гәүһәрия Әхмәтҗанова тарафыннан бүләкләнде кичәдә. Ахырдан иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән зур табын артында Аллаһы йортының әле тагын да озак еллар халыкны иманга чакырып, әдәп-әхлакка өндәп торуын теләп күмәкләшеп дога кылдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100