Омски өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Омски өлкәсендә яңа мәчет ачылды

(Омски, 28 февраль, “Татар-информ”, Розалия Сайганова). Омски өлкәсенең иң төньягында урнашкан, халкының 13 проценттан артыгын татарлар тәшкил иткән Усть-Ишем район үзәгендә яңа мәчет ачылды. Шушы көннәрдә бу аллаһ йортын ачу тантанасы булып узды. Әйтергә кирәк, район үзәгендә яшәүче мөселманнар моңа кадәр дә бөтенләй мәчетсез түгел иделәр, чөнки Усть-Ишемдә аларның дини хаҗәтенә бирелгән бина бар иде. Әмма кайчандыр кунакханә булган ике катлы йортның беренче каты мөселманнар өчен гыйбадәтханә булса, икенче каты тулай торак булып хезмәт итте. Бу хәл, әлбәттә, мөселманнарны борчыды һәм алар күптәннән үз мәчетләрендә гыйбәдәт кылу турында хыялланды. Һәм, ниһаять, узган елның башында Усть-Ишемнең үзәк бер урамында урын бирелеп, мәчет төзелеше башланган иде. Төзелешнең төп химаячысы “Енисей” ширкәтенең генераль директоры Тамир әфәнде Әлимбаев булды. Мәчетне төзүдә Себер ягы мөселманнары мөфтияте, район хакимияте һәм район халкының да ярдәме күп булды. Гомум көч белән мәчет бер ел дигәндә төзелеп тә бетте.

Мәчет ачу тантанасында Себер ягы мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, район башлыгы Сергей Сергеев, шулай ук кайбер авыл мәчетләре муллалары һәм күрше-тирә авылларның мөселманнары да катнашты. Өлкә үзәгеннән дә кунаклар күп иде.

Тантананы мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов ачып җибәрде. Усть-Ишем мөселманнарын мәчетле булулары белән тәбрикләп, төзелештә кул көче белән һәм акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен белдергәннән соң ул яңа мәчеткә төп химаячы булган Тамир әфәденең әтисе исемен бирергә дигән тәкъдим ясады. Халык бу тәкъдимне бертавыштан хуплап кабул итте. Тамир әфәнде мәрхүм әтисенә шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәтле булуын белдерде. Аннан соң ул “Минем алда мәчет төзелешенә ярдәм итәргәме-юкмы дигән сорау тормады. Мин бары тик мәчет буш тормасмы дип кенә борчылдым”, - диде.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, мәчет ачу тантанасына кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Күпләр келәмнәр, шамаилләр, дини китаплар бүләк итте. Район хакимияте башлыгы Сергей Сергеевның бүләге үзенчәлекле иде. Ул мәчетнең коммуналь торак хезмәте чыгымнарын район бюджеты исәбеннән түләү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә итте.

Шулай итеп, Омски өлкәсендә тагы бер мәчет эшли башлады. Шунысы уйландыра, кайбер авыллардагы мәчетләр кебек үк, ул да буш тормасмы? Дөрес, тантанада халыкның күп булуы аның буш тормавына ышаныч уята.