Казанның Кабан арты мәчетендә Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган мәдәни чара үтте

Казанның Кабан арты мәчетендә Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган мәдәни чара үтте

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның «Идел буе халыкларның «Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге» Кабан арты мәчетендә Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә багышланган мәдәни чара булып узды.

Казанның «Идел буе халыкларның «Исламны кабул итүенә 1000 ел исемендәге» Кабан арты мәчете – архитектура истәлекләренең берсе. Әлеге урында элек агач мәчет салынган була. Ә 1926 елда биредә кирпечтән төзелгән мәчет сафка баса. Узган гасырның 90 нчы елында мәчет мөселманнарга кайтарып бирелгәч, Татарстан күләмендә биредә икееллык мәдрәсә оештырыла. 1993 елда ул югары мәдрәсә итеп үзгәрелә. Бүгенге көндә мәчет каршында өчеллык көллият эшләп килә.

Болгар дәүләтендә яшәүче күпсанлы кабиләләрнең бер өлеше Ислам динен кабул итеп, икенче өлеше мәҗүсилектә калганлыктан, инде үзе дә мөселман булган Болгар падишаһы Алмас хан, үзенең мәмләкәтендә һәм тирә-яктагы башка халыклар арасында дәрәҗәсен ныгыту өчен, һиҗри ел исәбе белән 309, милади ел исәбе белән 921 елда Багдад хәлифәсе Мөкътәдир биллаһига хат белән мөрәҗәгать итә. Хатта ул Болгар халкы арасында Ислам дине кануннарын өйрәтү өчен галимнәр, Болгар иленә мәчет-мәдрәсәләр һәм күрше тирәдәге халыкларның һөҗүменнән саклану максатында кальгалар төзү өчен осталар җибәрүен сорап яза. Ул шулай ук Ислам динен рәсми рәвештә кабул итеп, Мөкътәдир биллаһига буйсыначагы, аңа тугры калачагын да ышандыра. Багдад хәлифәсе Болгар ханының теләген канәгатьләндерә. Ул аңа галимнәр һәм төзүчеләрдән торган зур бер илчелек җибәрә. Дәүләт эшенә вәкил итеп Бәдер әл-Хәрәми, илче итеп Сәһсән-әр-Расиби, ә илчелекнең сәркатибе итеп Әхмәт Ибне Фазлан билгеләнә. Әлеге илчелек Болгар җиренә 310 нчы (922) елның 12 нче мөхәррәме (11 нче ай) көнендә килеп җитә. 16 нчы мөхәррәмдә исә алып килгән бүләкләрне тапшыру тантанасы һәм хәлифнең хатын уку була. Җәмәгать намазыннан соң, Болгар ханы һәм аның якыннары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итә. Һәм ул дин – Болгар дәүләтенең рәсми дине итеп игълан ителә.

Казан мәчетендә үткәрелгән әлеге олуг вакыйга җомга көнгә туры килсә дә, мәчет руханилары бәйрәмне зурлап үткәрүне якшәмбе көнгә күчерде. Моны алар халыкның ял көнен истә тотып эшләде. Бәйрәмгә халык шактый җыелган иде. Анда Ислам динен рәсми төстә кабул итү хакында вәгазь тыңланды, соңыннан җырчы Миңгол Галиев башкаруында борынгы җырлар, шулай ук мәчеткә килүче балалар һәм өлкән яшьтәгеләр тарафыннан дини темаларга мөнәҗәтләр яңгырады. Әлеге уңайдан мәчеттә гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Экспонатлар арасында балаларның кулдан һәм агачка чокып чигеп ясаган шамаилләре һәм төрле рәсемнәр дә бар.