news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендәге мөселманнарны вакытлыча төзелгән мәчет берләштергән

Иркутскидан 800 километр ераклыкта урнашкан Чунск бистәсендә яз көне мәчет төзи башларга җыеналар.

Иркутск өлкәсендәге мөселманнарны вакытлыча төзелгән мәчет берләштергән
dsmr.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсе мөселманнары берләшеп, вакытлыча эшли торган мәчет төзегән. Өлкәнең Чунск бистәсе мөселманнары яз көне гыйбадәт йорты төзелешен башлап җибәрергә җыена.

Төзелеш материаллары кыйммәтләнү аркасында, Аллаһ йортын газобетоннан салырга планлаштырыла. Проект-смета документлары белән себерлеләргә Казанда ярдәм иткәннәр, дип яза Россия мөселманнарының дини җыены сайты.

«Атна саен җомга намазы укыла торган вакытлыча гыйбадәт йорты мөселманнарны берләштерде. Безнең тормышыбыз шулкадәр нык үзгәрде, участокта бергә вакыт уздырып, өмәләрдә бердәм эшләп, намазга өйрәнеп, кешеләр бер-берсенә якынрак була башлады, — ди „Чунск районы мөселманнары җәмгыяте“ җирле дини оешма рәисе Финдия Дәүләтҗанова. — Сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бу халәтне тояр өчен безнең белән бергә булырга кирәк. Мәчетне безгә кемдер төзеп бирсә, кешеләр аңа болай тартылмаслар иде. Һәркем үз көчен керткәнгә, балалар һәм оныклар, әбиләр һәм бабайлар янәшә эшләгәнгә, бөтенләй башка төрле мөнәсәбәт. Безнең кешеләр шулкадәр яхшы!»

Пенсиядәге Вафирә апа Муротова, үзенең торагы булмаса да, мәчет төзелешенә 270 мең сум биргән, диелә хәбәрдә.

Мөселманнар Чунск районы администрациясенең дә ярдәмен тоя. Аның тарафыннан мәчет төзелешенә сайлап алырга берничә җир кишәрлеге тәкъдим ителгән. Аерым алганда, район башлыгы Николай Хрычев баганалар өчен тимер торбалар биргән.

Чунск бистәсе Иркутскидан 800 километр ераклыкта урнашкан. Биредә мөселман оешмасы 2019 елда теркәлгән булган.

Хәбәрдә әйтелеп узганча, гыйбадәт йортына регионның мөфтие Фәрид Мингалиев та килгән һәм мәчет төзелешенә үз өлешен керткән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100