Воронежда җирле мөселман оешмасы теркәлгән

Үз эченә 2 мең татарны да сыендырган яңа оешма, беренче эше итеп, шәһәрдә гыйбадәтханә һәм якшәмбе мәктәбе ачарга ниятли
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Воронежда «Воронеж мөселманнарының дини оешмасы» дип аталган җирле мөселман оешмасы төзелде, дип хәбәр итә «ВрнНьюз».
«Бер-ике ай эчендә без шәһәрдә гыйбадәтханә, һәм шулай ук теләгән мөселманнарга белем бирү өчен дини якшәмбе мәктәбе ачарга планлаштырабыз. Анда барлык теләгән кеше Ислам нигезләрен, Коръән аятьләрен, гарәп графикасын өйрәнә алачак. Якын араларда безнең мөселман оешмасын төзүдә зур ярдәм күрсәткән Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Воронеж мөселманнарына рухи җтәкче – имам җибәрәчәк», - дип белдерә әлеге оешманың җитәкчесе Марат Газиев.
«Моннан тыш, оешма планында шәһәрнең мөселман зиратын төзекләндерү һәм хәйриячелек эшләре дә бар», - ди ул.
М.Газиев сүзләренчә, өлкәдә мөселман динле милләт вәкилләре бик күп. Шулардан: әзәрбәйҗаннар 45 меңгә якын, татарлар – 2 мең, 5 меңнән артык башка этнос вәкилләре яши. Аларның барсы да диярлек, әлеге мөселман оешмасы эшендә актив катнаша.