Бахрейнда “Алтын Коръән”не күрәчәкләр

Китап 168 биттән тора, аларның һәрберсе – югары, 999нчы проба алтыннан
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Бахрейнда “Цивилизацияләр диалогы” дип аталган дөньякүләм иҗтимагый форум уза. Аның кысаларында узучы Халыкара конференциядә Россиядән 150 делегат катнаша.
Бахрейнда узачак конференциядә тәүге, һәм әлегә “Алтын Коръән”нең бердәнбер нөсхәсе тәкъдим ителәчәк. Китап 168 биттән тора, аларның һәрберсе – югары, 999нчы проба алтыннан. Коръән 2006 елның декабрендә Мәскәү акча сараенда ясалган һәм дөньяда аның тиңнәре юк. Тәүге мәртәбә “Алтын Коръән” 2007 елның июнендә Мәскәүдә Пушкин исемендәге музейда тәкъдир ителде, дип искәртте “Интерфакс”.
Россия делегациясе составында “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Владимир Якунин, очучы-космонавт Олег Атьков, Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский, Ташкент һәм Урта Азия митрополиты Владимир, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Фәрит Әсадуллин һ.б. бар.
Конференция эшендә Фарсы култыгы илләре – Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катара хезмәттәшлеге Советы илләре һәм Азия, Ауропа һәм Американың башка илләре вәкилләре катнаша.