"Хузур" нәшрияты Мәрҗани хезмәтен бастырды

"Хузур" нәшрияты Мәрҗани хезмәтен бастырды

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). “Хузур” нәшрият йорты укучыларга Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән “Мәрҗани елы” кысаларында олуг дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тагын бер хезмәтен тәкъдим итә.

Шушы көннәрдә дөнья күргән “Хакк ал-акида” («Истина вероучения или истинное вероубеждение»”) басмасы - рус һәм гарәп телләрендә. Шулай ук китапчыкка югары уку йортлары шәкертләре танышу өчен дини трактатның 1888 елда - Казанда һәм 1910 елда Каһирәдә басылган нөсхәләренең фотолары урнаштырылган. Гарәпчәдән русчага тәрҗемә итүче, җыючы һәм редакцияләүче, хезмәт турында кереш сүз язучы – дин белгече, РИУ мөгаллиме Дамир Шәһәвиев.

Татар дини мирасының җәүһәре булып саналучы фәнни-дини хезмәттә Коръән һәм сөннәт күзлегеннән мөселманнарның төп карашлары күрсәтелә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.