news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада бөтен Россиядән килгән имамнарны хөкем ителгән кешеләр белән эшләргә өйрәттеләр

Имамнар ислам динендәге тоткыннар арасында рухи-әхлакый эшчәнлек алып бару өчен тиешле белем һәм компетенцияләргә өйрәнгән.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Уфада Бөтенроссия күләмендә руханиларны пенитенциар учреждениеләрдә эшләргә әзерләү курслары башланган.

Курс нәтиҗәләре буенча Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган имамнар ислам динендәге тоткыннар арасында рухи-әхлакый эшчәнлек алып бару өчен тиешле белем һәм компетенцияләргә ия була, дип хәбәр итте Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Нәзарәт хәбәр иткәнчә, курсларда тыңлаучылар сыйфатында Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте руханилары – Мурсаль хәзрәт Гыйндуллин, Идрис хәзрәт Камалиддин һәм Эркин хәзрәт Мараимов та катнаша.

Лекторлар арасында Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Россия ислам университеты, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте академиясе мөгаллимнәре, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте имамнары, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре бар.

Курслар вакытында тыңлаучылар, «Вәгазь нигезләре (Хөтбәләр)» һәм «Коръән гыйлеме» кебек дини дисциплиналардан тыш, «Хөкем ителгәннәр белән психологик-педагогик эш», «Җәзаларны үтәтү идарәсендә режим һәм иминлек нигезләре», «РФ гражданнарыннан килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча дин тотучылар белән эшне оештыру җәһәтеннән территориаль орган башлыгы ярдәмчесе эшчәнлеген оештыру», «Җәзаларны үтәтү идарәсе хезмәткәрләрен рухи-әхлакый агарту», «Хөкем ителгәннәргә рухи-әхлакый ярдәм» һ.б. махсус предметларны да өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100