Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мөселман яшьләре «Мин Пәйгамбәребезне яратам» чарасын үткәрде
Алар «Кыйсасел-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы» китабын, истәлекле сумка һәм түш тамгалары таратты.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтиятенең Muslimmol хәрәкәте яшьләре Казанның Мәрҗани мәчете тирәсендә «Мин Пәйгамбәребезне яратам» акциясен уздырды.
Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җомга намазыннан соң үткән промо-акциясендә мәчеткә килгән халыкка Нәзарәт волонтерлары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, «Кыйсасел-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы» китабын, истәлекле сумка һәм түш тамгалары таратты.
«Мин пәйгамбәребезне яратам» акциясе Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү максатыннын оештырылды, диелә хәбәрдә.
Акция барышында йөздән артык китап һәм биш йөз түш тамгасы таратыканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз