Яшел Үзән мәчетендә гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс булды

Мастер-классны шамаильләр авторы Гөлназ Сәлахова үткәрде.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән шәһәренең Җәмигъ мәчетендә кызлар өчен гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс узды. Бу хакта район газетасы яза.

Мастер-классны дизайнер, күп кенә мөселман картиналары һәм шамаильләр авторы Гөлназ Сәлахова үткәрде.