Казанда Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм күрсәтеләчәк

Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» фильмы күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген «Әл-Мәрҗани» мәчетендә «Кинопятница» проекты башлана. Аның кысаларында «Шиһаб хәзрәт» фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» фильмы күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган.

Фильм күрсәтүне Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Әл-Мәрҗани» мәчете оештыра.

Фильм Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы 17 йортта, 19:30 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле. Урыннар саны чикләнгән.

Мәчеткә килгәч битлек кию һәм социаль дистанция саклау мәҗбүри. Проектның @cinema_in_kazan төркемендә яки сылтама аша алдан теркәлергә кирәк.