Мөселман фикер клубы эшли башлый

Аның тәүге утырышы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үткәрелә

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Мөселман фикер алышу клубы оештыра. Аның тәүге утырышы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җомга көн 4 декабрьдә 15.00дә Россия ислам институтында үткәрелә.

Мөселман фикер алышу клубы актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү мәйданына әверелер дип көтелә. Анда катнашучылар фикер уртаклаша, экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, яңа идеяләрен һәм проектларын тәкъдим итә, клубның башка әгъзалары тәкъдимнәрен бәяли алачак.

Оештыручылардан алынган мәгълүматка караганда, мөселман фикер алышу клубы айга 1 тапкыр оештырылыр дип планлаштырыла.

Элемтә өчен телефон: 89274533000 (Тимур Истратий), e-mail:house88.md@gmail.com