Төркиянең Казандагы консулы Камил хәзрәт Сәмигуллинга Брайль системасындагы Коръән бүләк итте

Изге китап “Ярдәм” мәчетенә - күзләре начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә тапшырылачак

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Төркия Республикасының Казандагы консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты.  

Консул Камил хәзрәткә Төркия Республикасы Дини эшләр идарәсе җибәргән үзенчәлекле Коръәнне бүләк итте. Коръән Брайль системасы белән сукырлар өчен махсус язылган. Изге китап “Ярдәм” мәчетенә - күзләре начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә тапшырылачак, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.