Согуд Гарәбстаны хаҗ сәфәренә чикләүләр кертә

Хаҗ сәфәрен кылуга кагылышлы яңа тәртипләр буенча хаҗга 5 елга бер генә тапкыр барып булачак

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). "ДУМ РТ ХАҖ" хәбәр итүенә караганда, хаҗ сәфәрен кылуга кагылышлы яңа тәртипләр буенча хаҗга 5 елга бер генә тапкыр барып булачак. Чит ил паспортында виза бармы-юкмы, бу мөһим түгел. Чөнки Согуд Гарәбстанында хаҗиларны бармак эзе буенча исәпкә алалар.
Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә "ДУМ РТ ХАҖ" программасы буенча барырга теләүчеләрнең ике төрле исемлеге төзеләчәк. Беренче исемлеккә соңгы биш елда хаҗ кылмаганнар, икенчесенә барганнар язылачак. Беренче исемлектәгеләргә Согуд Гарәбстаны илчелеге карары белән виза бирелгәч, биш елда бармаганнарга бирелгәч кенә, икенче исемлектәгеләргә виза биреләчәк.
Бу изге сәфәрне кылмаганнарга мөмкинлекләр бирү максатыннан эшләнә. Барлык хаҗилардан чикләүләргә сабыр карауларын үтенәбез, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.