Наро-Фоминскидагы мәчет китапханәсенә яңа китаплар тапшырылды

760 битле «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабы 1 мең тираж белән «Хозур» нәшриятында басылган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Наро-Фоминскидагы мәчет китапханәсе яңа китаплар белән тулыланды. Аларны төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Әнвәр Софинов тапшырды. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, күптән түгел Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә беренче тапкыр «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» Коръән мәгънәсенең татарчага тәрҗемәсе китабын тәкъдим иттеләр. Китапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән.

Чарага Мәскәү өлкәсенең Домодедово, Наро-Фоминска, Пушкино, Люберец, Орехово-Зуево һәм башка шәһәрләреннән татар милли берләшмәләре имамнары һәм вәкилләре җыелды

760 битле «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабы 1 мең тираж белән «Хозур» нәшриятында басылган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Коръән мәгънәләрен тәрҗемә итүнең аерым үзенчәлеге Изге Китап текстын татар телендә төгәл тапшырудан гыйбарәт. 

Чарада катнашучыларның барысына да бүләккә берәр нөсхә китап бирделәр. Наро-Фоминскта туып-үскән һәм мөселманнарның җирле дини оешмасын гамәлгә куючыларның берсе буларак Әнвәр Софинов үз нөсхәсен туган шәһәре китапханәсенә бүләк итеп тапшырды..

Әлеге уникаль китап белән бергә ул китапханә фондларын тулыландыру өчен имам-мөхтәсиб Илдар хәзрәт Бедердиновка «Мәскәү өлкәсендә Ислам» өч томлыгын бүләк итте. Китап Орехово-Зуево, Коломна һәм Пушкин авылларында Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегендә узган фәнни конференцияләр нәтиҗәләре буенча чыгарылган.