420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Мәүлид ән-Нәби алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хузур ТВ» телеканалында «Пәйгамбәребез эзләре буйлап» дигән күп серияле фильм премьерасы көтелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган сериал тәрҗемә ителде һәм һөнәри яктан әзерлекле актерлар тарафыннан рус һәм татар телләрендә укылды», - диелгән хәбәрдә.
Премьера 9 ноябрьгә билгеләнгән.