Казан мәчетләрендә җомга намазы алдыннан татар телен саклауга багышлап вәгазь укылды

Вәгазьләрдә туган телне саклау, аңа битараф булмау турында сүз барды.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан мәчетләрендә җомга көн вәгазьләре татар телен саклауга багышланды.  Мәрҗани мәчетендә уздырылган җомга вәгазен “Татар-информ” хәбәрчесе дә тыңлады. Аны Әнсар хәзрәт Мифтахов укыды.

“Соңгы вакытта татар телен саклау турында сөйләшүләр даими бара. Кызганыч, кайбер кардәшләребез туган телебезгә битарафлык күрсәтә, татар телен белү нәрсәгә кирәк, ди. Туган телебезгә шундый мөнәсәбәт бай тарихыбызны, тамырларыбызны, рухи мирасыбызны белмәүдән килә. Ә бит газиз халкыбыз гаять бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән. Шунысын белергә кирәк: мең ярым еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк!”, - диелде җомга вәгазендә.

Мәчетләрдә Коръәни Кәримнең “Хөҗүрат” сүрәсенең 13нче аяте дә әйтелде. “Әй, кешеләр! Хактыр ки, Без сезне бер ир һәм хатыннан яралттык. Бер-берегезне өйрәнер өчен, сезне халыклар һәм кавемнәргә (милләтләргә) аердык. Аллаһ каршында иң хөрмәтлерәгегез - Аллаһтан (Аның җәзасыннан) куркып, гөнаһлар кылудан сакланучыгыздыр. Дөреслектә, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора".

Туган телне саклау, аңа битараф булмау турында: "Милли үзенчәлекләрне, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакламасак, бер-беребезне ничек танырбыз? Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аятьләре белән әһәмиятен дә аңлатмас иде. Милли үзенчәлекләрне, шул исәптән туган телебезне санга сукмау Аллаһка каршы килү була. Туган телебезне өйрәнү, белү һәркайсыбыз өчен тиешле гамәл. Балаларыбызга дини тәрбия белән бергә милли тәрбия дә бирү зарур. Әмма милли тәрбия, милли аң, милли горурлык башка халыкларны кимсетү хисабына булырга тиеш түгел", - дигән сүзләр дә әйтелде.

Вәгазьдә галим һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) танылган гыйбарәсе дә китерелде: "Телебезне, гореф-гадәтләребезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра, динебездән ваз кичүгә дә китерергә мөмкин". Бөек галимебез Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар - милли тел, милли кием һәм милли гореф", дигән сүзләре дә искә алынды.

"Татар телебез искиткеч матур һәм камил. Аны өйрәнүгә омтылырга кирәк. Туган телебезне яхшы белсәк, рухи мирасыбызны, бай мәдәниятебезне өйрәнә алачакбыз, башка төрки телләрне аңлаячакбыз. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Хаталар булса да, рус сүзләре кушылса да, туган телебездә сөйләшик. Никадәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкадәр яхшырак, камилрәк булыр", - дип билгеләп үтелде вәгазьдә.

Вәгазьдә Мәҗит Гафуриның "Ана теле" дигән шигыре дә урын тапты.

"Аллаһы Тәгалә барчабызга динебезне, туган телебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап, изгелекләр кылып, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен!", - дип тәмамланды 27 октябрьнең җомга вәгазе.