Бала үз ана телен камил белергә тиеш - епископ Тихон

Рус православ чиркәве архиерее, епископ Тихон Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Галиев мәчетендә Рус православ чиркәве архиерее, епископ Тихон (Шевкунов) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.  Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие кунакларны Галиев мәчете комплексы, Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды.

Епископ Тихонны аеруча мөфтиятнең балалар өчен махсус чаралары кызыксындырды. “Балалар өчен бездә “Госмания” мөселман мәктәбе эшләп килә. Хәләл ризык белән тәэмин итә торган балалар бакчалары бар, шулай ук каникуллар вакытында һәр мәчет каршында балаларны тәрбияләү нияте белән төрле үзәкләр оештырыла”, - диде мөфти. Мөфти хәзрәт шулай ук Татарстан мәдрәсәләре турында мәгълүмат бирде.

Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе дә кузгатылды. Тихон: “Хәзерге вакытта шундый мода китте: кечкенә балаларга өч-дүрт тел өйрәтәләр. Мин моңа каршы түгел, әмма бала, иң беренче чиратта, үз ана телен камил белгәннән соң гына башка телләрне өйрәнә ала, - диде. - Мин һәр баланың үз ана телен бик яхшы белүен телим. Үз ана телен кечкенәдән белү – гаилә, милли кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә”.

Ул шулай ук татар халкының милли бәйрәмнәре, аерым алганда, Сабантуйның үткәрелү тәртипләре һәм кайларда нинди масштабта узуы турында сораштырды, милли бәйрәмне өйрәнергә һәм яратырга чакырды.
Мөфти хәзрәт епископның ана теле мәсьәләсенә белдергән үз карашы өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашуда шулай укДиния нәзарәтенең экстремизмга каршы эшчәнлеге, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне тәрбияләү, гаилә институтының дәрәҗәсен арттыру турында фикер алыштылар.