“Сөләйман” мәчетендә урнашкан «Ярдәм» ислам милли хәйрия фондында үзгәрешләр көтелә

«Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды кысаларында күрмәүчеләр өчен “Нур” матбугат үзәге, “Сөләйман” тернәкләндерү үзәге һәм “Икрам” дип аталган социаль яктан тәэмин итү үзәге эшли башлаячак

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). “Сөләйман” мәчетендә урнашкан «Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды кысаларында күрмәүчеләр өчен “Нур” матбугат үзәге, “Сөләйман” тернәкләндерү үзәге һәм “Икрам” дип аталган социаль яктан тәэмин итү үзәге эшли башлаячак. Бу хакта «Ярдәм» ислам милли хәйрия фондын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитов җиткерде.
«Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, караучысыз калган картларга, карчыкларга акчалата яки башка төрле ярдәм күрсәтү белән күп еллар инде шөгыльләнә. Хәзер исә ул, әйтеп киткәнчә, өч тармакка бүленәчәк.
“Нур” үзәге күрмәүчеләр өчен - Брайль системасы нигезендә, начар күрүчеләр өчен эре шрифтлы китаплар нәшер итеп, Россиянең төрле төбәкләренә таратачак. Әлегә булганнары яңартылып биреләчәк. Шулай ук аудио басмалар да эшләнәчәк.
“Икрам” үзәге хәйрия акцияләре, социаль төшке ашлар, балалар өчен мөселман лагерьлары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ислам курсларын оештырачак. Ә “Сөләйман” күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү үзәге укыту эшләрен алып барачак.
Әлеге үзәктә күрмәүчеләр генә түгел, ә башка инвалидлар да укыячаклар. Аларны Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, ориентлашырга, компьютерга, төрле һөнәрләргә өйрәтәчәкләр. “Без бу үзәктә күрмәүчеләрне укыта торган белгечләрне әзерләп чыгарачакбыз”, - диде үзәк мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова.
Әлегә исә «Сөләйман» мәчетенә 15-20 кеше генә сыя. Әмма Россиянең төрле почмакларыннан монда килеп укырга теләүчеләр берничә мең кешене тәшкил итә. Әлегә 240 кеше белем алып чыкты. Алар - Дагыстаннан, Чечнядан, Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта күрмәүчеләр өчен яңа укыту-тернәкләндерү үзәге төзелә. Ул Мәскәү районындагы Серов һәм Гафур Коләхмәтов урамнары кисешкән урында 2-3 ел эчендә калкып чыгар дип көтелә, дип хәбәр итә tatar-islam.ru.