Кукмара мөслимәләре Мамадышка сәяхәт кылды

Бу сәфәрдә аларга Мамадышның “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибрагимова ярдәм итте

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Кукмара мәдрәсәсе каршында эшләп килүче Гөлсинур Аксанова җитәкчелегендәге “Мөслимәләр” оешмасы әгъзалары, мәдрәсә шәкертләре, Мамадышта булып кайтты.

Кукмаралылар, Мамадышның “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибрагимова белән берлектә, әлеге шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Кукмараның “Хезмәткә дан” газетасы шул хакта хәбәр итә.