Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийның бүген юбилее

Россия православие чиркәвенең Изге синоды әгъзалары аны 70 яшьлеге белән котлый

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Аны юбилее белән Украина православие чиркәве вәкиле Киев һәм бөтен Украина митрополиты Онуфрий, бөтен Беларусь патриарший экзархы, Минск һәм Слуцк митрополиты Павел, Мәскәү патриархиясенең эшләр белән идарәчесе, Санкт-Петербург һәм Ладога митрополиты Варсонофий, Рус православие чиркәвенең Изге синоды бүлекләре һәм әгъзалары, епархаль руханилар тәбрикли. Шулай ук Татарстан митрополиясе башлыгы исеменә федераль һәм региональ министрлыклар, ТРның закон чыгару, суд һәм башкарма хакимияте, бизнес-структуралар, ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар исеменнән котлаулар килгән.

Митрополит үзе туган көнен юлда каршылый. Мәскәү һәм бөтен Русь изге патриархы Кирилл чакыруы буенча Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Мәскәү Кремленың Успение соборында дини чарада катнашу өчен, Мәскәүгә сәфәр чыкты.

Бу хакта Татарстан митрополиясе сайты хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез: Татарстан митрополиясе 2012 елның июнендә оешкан иде, шул вакытта аңа Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий җитәкчелек итә башлады. Ул былтыр декабрьдә тагын бер юбилеен – епископ санына керешүенә 25 ел тулуны билгеләп үтте.