news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Әлмирә Әдиятуллина вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

«Җәмәгать, татар халкы Әлмирә ханым алдында бурычлы, шуңа күрә бөтен ихласлыгыбызны җыеп, аның рухына догалар укыйк», — ди Камил Сәмигуллин.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмирә ханым Әдиятуллинаның вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар милләте һәм Россия өммәте олы югалту кичерә: безнең арадан бүген халкыбызның горурлыгы һәм йөз аклыгы, күренекле шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, „Мөслимә“ оешмасы җитәкчесе, илебез мөселманнарының хокукларын яклаган һәм милли яңарышның чишмә башында торган Әлмирә апа Әдиятуллина вафат», — ди мөфти.

«Җәмәгать, татар халкы Әлмирә ханым алдында бурычлы, шуңа күрә бөтен ихласлыгыбызны җыеп, аның рухына догалар укыйк. Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Әлмирә апаның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз», диелгән кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100