news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Әлмирә Әдиятуллина белән Россиянең рухи яңарыш символы китте

Мөфти Равил Гайнетдин «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу белдерде.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Мөфти Равил Гайнетдин журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ветеран журналист, җәмәгать эшлеклесе, фидакарь зат — Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллинаның вафаты сәбәпле, аның туганнарының, каләмдәшләренең һәм бар өммәтебезнең кайгысын уртаклашам», — диелгән кайгынамәдә.

«Аның белән бергә Татарстан Республикасы, татар милләте һәм хәтта мөселман җәмәгатьчелеге генә түгел, ә хәзерге Россиянең рухи яңарыш символы китте дияр идем. Күпләр аның мөслимәләргә ил паспортына яулыклы фотосурәтләрен кую хокукын яклауны оештыруда катнашуын хәтерли. Биниһая мәхкамәләр аша узып, белгечләр төркеменең мөслимәләрнең бу хакын хаклатуга ирешүендә аның да өлеше бар.  

Әлмира Әдиятуллина актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөслимәләрне дә берләшергә рухландыра алды, мөслимәләрнең иҗтимагый эшчәнлеген җанландырды.

Әлмира абыстай кеше хокуклары өчен үзен аямыйча көрәшүче, үзе артыннан күпләрне ияртүче һәм мөслимәләргә  ышанычын арттырырга ярдәм итүче фидакарь мөслимә иде. Мөселман җәмәгатьчелеге аның батырлыгы турында белә, без аны бар йөрәгебез белән ихтирам итәбез һәм гел догада калырбыз», диелгән кайгы уртаклашу текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100