РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе РФ Юстиция министрлыгында теркәлү үтәргә җыена

“Мөселман эшкуарлары заман белән бергә атлап барырга, үзгәрешләргә тиз арада җавап кайтара алырга тиеш”, - диде “Аудэкс” компаниясе генераль директоры Айрат Гыймадетдинов

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Мөселман эшкуарлары үзләренең бизнесын Коръән һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәтенә таянып алып барырга тиеш. Бу гыйбарә бүген Мөселман эшкуарлары корылтаенда берничә тапкыр яңгырады. Шулай ук үзеңнең кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең, клиентларның хакын хаклау, алар алдында җаваплылык хисе тою зарур. Чөнки Исламда кеше хакын хаклау мөһим санала. Шул чакта гына бизнес уңышлы барачак, дип саный эшмәкәрләр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанның Мәрҗани мәчетендә оештырган корылтайда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан, Марий Эл, Пенза, Мордовия, Ульяновск эшмәкәрләре катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышын “кем соң чын ирләр?” дип башлап җибәрде. Бүгенге көндә актуаль булган бу сорауны ул төрле очрашуларда бирә. Моңа җавапны мөфти хәзрәтләре “Нур” сурәсеннән китерде. Чын ирләрны сату да, алу да Аллаһы Тәгалә юлыннан тайпылдырмый, алар намазны даими, җиренә җиткереп укый, зәкәт түли, Кыямәт көненнән курка. Аңлашылганча, бу сыйфатлар эшкуарларга да хас булырга тиеш. Мөфти сүзләренчә, Ислам байларның акчалары галимнәрнең гыйлемнәре белән кушылган очракта гына көчле булачак.

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясен дә көчлерәк, саллырак итү планнары бар. Әлеге оешма җитәкчесе Радик Гафуров хәбәр иткәнчә, хәзер иҗтимагый оешмалар оештыру, эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Иудейларның да, православие динен тотучыларның да үзләренең эшкуарлык берләшмәләре бар. Алар моның белән динне куәтлиләр, ди Гафуров. Ислам дине никадәр таралса да, моңарчы көчле эшкуарлык оешмасы төзергә мөмкинлек булмады. Узган ел июль аенда Казандагы вакыйгалар да эшнең сүлпәнәюенә сәбәп булган. Инициатив төркем буларак эш башлаган оешма РФ Юстиция министрлыгында теркәлү үтәргә җыена. Максат – эшкуарлык белән шөгыльләнүче мөселманнарны бергә туплау.

Бүген оешманың уставына үзгәрешләр кертелеп расланды. Ул Татарстан мөфтие һәм юристлар тарафыннан килештерелгән. Төбәкләрдәге эшне җәелдереп җибәрү сәбәпле, Мәскәүдә, Татарстанда һәм РФ төбәкләрендә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе рәистәшләрен билгеләү көтелә. Шулай ук үсеш буенча директор урынбасары вазыйфасын кертү, төбәкләрдә вәкиллекләр ачу көтелә.

“Аудэкс” компаниясе генераль директоры Айрат Гыймадетдинов сүзләренчә, мөселман эшкуарлары заман белән бергә атлап барырга, үзгәрешләргә тиз арада җавап кайтара алырга тиеш. Ә бүгенге очрашу эшне көчәйтеп җибәрү, эшләр уңышлы барсынга үзеңнән өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Мөселман эшкуарлары ассоциациясе эшмәкәрләргә тәҗрибә уртаклашу, рухи яктан баю, Ислам нормаларына нигезләнеп төзелгән эш тәртипләре белән танышу һ.б. мөмкинлекләрне бирә. Айрат Гыймадетдинов сүзләренчә, эшне Коръән һәм сөннәткә таянып алып барган очракта, бу максатлар тормышка ашачак. Бизнес алып барганда халыкның азкеремле өлешен кайгырту да саваплы санала. Шулай ук үзеңнең кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең, клиентларның хакын хаклау, алар алдында җаваплылык хисе тою зарур. Чөнки Исламда кеше хакын хаклау мөһим санала. Шул чакта гына бизнес уңышлы барачак. “Боларны үтәсәк, мөселман эшкуарларының имиджы үсәчәк кенә”, - диде Айрат Гыймадетдинов.

Алга таба ассоциациянең сайтын эшләү, эшкуарларны мәгълүмат белән тәэмин итү; идарә белән бәйле семинарлар, тренинглар оештыру көтелә.