Рушан хәзрәт Ливанның Мәскәүдәге илчесе белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште

РФ Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасының Ливандагы мөселман оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерү очрашуның көн тәртибендәге төп мәсьәлә иде.

(Казан, 27 май, «Татар-информ). РФ Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов Ливан Илчелегендә Ливанның Мәскәүдәге илчесе Шәүки Бунассар әфәнде белән очрашты.

Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, очрашуда РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев та катнашты.

РФ Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасының Ливандагы мөселман оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерү очрашуның көн тәртибендәге төп мәсьәлә иде.

Аерым алганда, яклар Ливан Республикасының танылган шәех Абдулатыйф Дарьян җитәкчелегендәге Фәтва эшләре буенча идарәсе белән тагын да тыгызрак элемтәләр булдыру, шул исәптән коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң шәехнең Россиягә сәфәр кылу мөмкинлеге хакында фикер алышты.

Ливанның Мәскәүдәге илчесе Шәүки Бунассар әфәнде Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге мөселман өммәтенә күптән түгел тәмамланган Изге Рамазан ае уңаеннан Ливан халкы исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде.

Яклар шулай ук Якын Көнчыгыштагы гомуми сәяси вазгыять хакында да фикер алышты. Шунысы игътибарга лаек: Бунассар әфәнде тынычлык һәм диалогны ныгыту буенча Россия тарафыннан Якын Көнчыгышта алып барылган сәясәткә югары бәя бирде.