Апрель аенда Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә 3 млн сум акча җыелган

Акчаларның өчтән ике өлеше исәп-хисап счетына күчерелгән, калганы шәһәрдә урнаштырылган хәйрия тартмаларына салынган.

(Чаллы, 27 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Апрель аенда хәйриячеләр Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше фондына 3 млн сумнан артык акча керттеләр.

Барлыгы 3,2 млн сум акча кергән. Аларның 2,2 млн сумы исәп-хисап счетына күчерелгән, ә 950 меңе шәһәрдә урнаштырылган хәйрия тартмаларына салынган.