Саратовта онлайн-режимында ислам диненә багышланган шигырь җыентыгы тәкъдим ителде

2022 елда мөселманнар мөһим вакыйганы - Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыклар ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдә Саратовта ислам диненә багышланган шигырь җыентыгының онлайн-презентациясе булды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге җыентык Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыклар ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында нәшер ителгән.

Басма 2021 елның гыйнварында «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы шагыйрә Әлфия Кәримова белән берлектә игълан иткән шигъри бәйгенең нәтиҗәсе булды.

«Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмәнов тәкъдим итүнең башында билгеләп үткәнчә, җыентыкка 9 авторның 34 шигыре кергән. Алар арасында һәвәскәрләрнең дә, профессиональ шагыйрьләрнең әсәрләре дә бар.

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов үз чыгышында барысын да Рамазан ае белән котлады, Аллаһы Тәгаләнең һәркемгә уразаны тулысынча тоту мөмкинлеген бирүен теләде. Мөфти шулай ук бәйгене оештыручыларны әлеге шигъри җыентыкның дөнья күрүе белән тәбрик итте.

Тәкъдим итү барышында спикерлар бүгенге көндә әдәби иҗатны популярлаштыру, бу эшкә яшьләрне җәлеп итү, ислам диненә багышланган әсәрләрне күбрәк нәшер итү кирәклеген билгеләп үтте.

Шунысын да искәртик: 2022 елда мөселманнар мөһим вакыйганы - Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыклар ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк.